ГКУ «Центр занятости населения г.Бугульмы» в рамках Национального проекта «Демография» проводит работу по организации обучения женщин находящихся в отпуске по уходу за ребенком до 3-х лет , а так же граждан старше 50-ти лет.
С начала года на обучение направлено 138 человек по профессиям: «Маникюрша», «Парикмахер», «Менеджер», «Бухгалтер», Педагог-психолог», «Водитель автомобиля» и др. Более 60 человек успешно завершили обучение.
Так 23.09.2020г в ГАПОУ «Бугульминский аграрный колледж» состоялось торжественное вручение дипломов слушателям, прошедшим обучение по программе «Парикмахер» и «Маникюрша», данные направления освоили 32 человека.
Кроме того до конца октября 2020 года завершат обучение слушатели группы «Педагог-психолог», «Менеджмент в образовании», «Основы деятельности младшего воспитателя» и др.
Таким образом, для граждан, завершивших профессиональное обучение открываются новые возможности для дальнейшего трудоустройства и получения стабильного дохода.
«Бөгелмә шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе, «Демография» милли проекты кысаларында, 3 яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызларны, шулай ук 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны укытуны оештыру буенча эш алып бара.
Ел башыннан «Маникюр ясаучы», «Чәчтараш», «Менеджер», «Хисапчы», «Педагог-психолог», «Автомобиль йөртүче» һ.б. һөнәрләр буенча 138 кеше укытуга җибәрелгән. 60тан артыгы укуны уңышлы тәмамлады.
Шулай итеп, 2020 елның 23 сентябрендә «Бөгелмә аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә «Чәчтараш» һәм «Маникюр ясау» программалары буенча белем алган тыңлаучыларга тантаналы рәвештә дипломнар тапшырылды. Әлеге һөнәрләргә 32 кеше ия булды.
Моннан тыш, 2020 елның октябрь ахырына кадәр «Педагог-психолог», «Мәгариф системасында менеджмент», «Кече тәрбияченең эшчәнлек нигезләре» һ.б. төркем тыңлаучылары өчен курслар тәмамланачак.
Шулай итеп, һөнәри белем алган гражданнар өчен алга таба эшкә урнашу һәм тотрыклы керем алу өчен яңа мөмкинлекләр ачылачак.