Общероссийский портал «Работа в России» поможет найти работу в любом регионе
Общероссийский портал «Работа в России» (www.trudvsem.ru) поможет найти работу или работника по всем отраслям и специальностям в любом регионе страны, оценить условия жизни на новом месте и даже пройти собеседование удаленно.
На портале «Работа в России» собраны вакансии от центров занятости населения напрямую от работодателей. Соискатели могут подписаться и получать по рассылке подходящие им вакансии. Тем, кто нашел работу в другом регионе, портал дает возможность связаться с работодателем и провести собеседование дистанционно.
Чтобы самостоятельно разместить резюме, необходимо пройти регистрацию. Вход на портал также возможен при вводе данных на портале государственных услуг.
Помимо поиска работы, на портале «Работа в России» есть информационный раздел, в котором можно узнать о привлекательности того или иного региона, о доступности жилья, средней заработной плате, уровне цен, крупнейших работодателях, вакансиях и инвестиционных проектах. Кроме того, на портале доступна интерактивная карта, где можно увидеть местонахождение интересующих вакансий, а также близлежащих объектов социальной инфраструктуры: детских садов, школ, медицинских учреждений. Удобная деталь: предлагаемую зарплату всегда можно сравнить со средним заработком в регионе. Тут же представлена информация и о стоимости аренды жилья.
Отдельным блоком выделены вакансии компаний, оказывающих поддержку при переезде в рамках реализации программы повышения трудовой мобильности. В свою очередь работодатели могут привлечь сотрудников из различных регионов, просматривая размещенные на портале резюме. Вся инфраструктура портала «Работа в России» связана с порталом Госуслуг. Здесь же можно найти контакты органов службы занятости населения любого субъекта Российской Федерации.
«Россиядә эш» гомумроссия порталы теләсә кайсы төбәктә эш табарга ярдәм итәчәк
«Россиядә эш» гомумроссия порталы (www.trudvsem.ru) илнең теләсә кайсы регионында барлык тармакларда һәм теләсә кайсы белгечлек буенча эш яки эшләүче табарга, яңа урында тормыш шартларын бәяләргә һәм хәтта әңгәмәне дә читтән торып узарга ярдәм итәчәк. «Россиядә эш» порталында халыкның мәшгульлек үзәкләре тарафыннан эш бирүчедән турыдан-туры алынган вакансияләр тупланган. Эш эзләүчеләр язылып, рассылкалар буенча үзләренә кулай килгән вакансиягә дәгъва итә ала. Башка төбәктә эш тапкан кешегә портал эш бирүче белән элемтәгә керергә һәм читтән торып әңгәмә узарга мөмкинлек тудыра.
Резюмены мөстәкыйль рәвештә урнаштыру өчен теркәлергә кирәк. Дәүләт хезмәтләре порталына мәгълүматлар кертеп тә әлеге порталга эләгергә мөмкин.
Эш эзләүдән тыш, «Россиядә эш» порталында мәгълүматлар бүлеге бар, анда теге яки бу төбәк турында мәгълүматлар, андагы торак мәсьәләсе, хезмәт хакы, уртача түләү бәясе, кибет бәяләре, инвестицион проектлар турында белешергә була. Ә тагын порталда интерактив карта бар, анда үзегезне кызыксындырган вакансияләрнең кайда икәнен күрергә, шулай ук якын-тирәдәге балалар бакчасы, мәктәп, медицина оешмасы кебек социаль инфраструктура объектлары турында да белешергә мөмкин. Уңайлы деталь: сезгә тәкъдим ителә торган хезмәт хакы күләмен шул төбәктәге уртача хезмәт хакы белән чагыштырып карый аласыз. Шунда ук торак арендалау бәясе дә күрсәтелә.
Программаны гамәлгә ашыру кысаларында, күченергә ярдәм итүче компанияләрдәге вакансияләр аерым блокта күрсәтелә.
Эш бирүчеләр, үз чиратында, порталга куелган резюмелардан чыгып, үзләре дә башка регионнардан хезмәткәрләрне чакырып алырга мөмкин. «Россиядә эш» порталының бөтен инфраструктурасы Дәүләт хезмәтләре порталы эше белән бәйле. Биредә Россия Федерациясенең теләсә кайсы субъектының халыкны эшкә урнаштыру органнарының элемтә чыганакларын табарга була.