В связи с многочисленными обращениями работников предприятий и организаций о днях отдыха в январе 2024 года Министерство труда, занятости и социальной защиты Республики Татарстан сообщает.
В соответствии со статьей 112 Трудового кодекса Российской Федерации 1, 2, 3, 4, 5, 6 и 8 января – новогодние каникулы и 7 января – Рождество Христово являются нерабочими праздничными днями.
В целях рационального использования работниками выходных и нерабочих праздничных дней в 2024 году Постановлением Правительства Российской Федерации от 10.08.2023 № 11314 «О переносе выходных дней в 2024 году» выходные дни перенесены:
с субботы 6 января на пятницу 10 мая;
с воскресенья 7 января на вторник 31 декабря;
Таким образом, в 2024 году при пятидневной рабочей неделе 1–8 января являются днями отдыха.
Предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең 2024 елның гыйнварында ял көннәре турында күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясы нигезендә 1, 2, 3, 4, 5, 6 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары һәм 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.
2024 елда ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатларында, «2024 елда ял көннәрен күчерү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2023 елның 10 августындагы 11314 номерлы карары белән ял көннәре күчерелде:
6 гыйнвар шимбәдән 10 май җомгага;
7 гыйнвар якшәмбедән 31 декабрь сишәмбегә.
Шулай итеп, 2024 елда биш көнлек эш атнасында 1–8 гыйнвар ял көннәре булачак.